Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Давай поженимся» тапшыруында табиб булып эшләүче өч игезәк татар егете катнашкан

Аларның йөрәген яулау өчен Новосибирск һәм Краснодар өлкәсеннән килгән икешәр игезәк кыз һәм бер Чаллы кызы көрәшкән.

news_top_970_100
«Давай поженимся» тапшыруында табиб булып эшләүче өч игезәк татар егете катнашкан
видеодан скриншот

Беренче каналдагы «Давай поженимся» тапшыруының 24 ноябрь чыгарылышына өч игезәк татар егете килгән. 

Илнур, Илсур һәм Илнар Мөхәммәтҗановлар Питрәч районыннан. Алар бүгенге көндә Мәскәүдә яши һәм өчесе дә табиб булып эшли. Хезмәттәшләре аларны яратып «Доктор Тройняшкин» дип йөртәләр икән. 

Егетләр өчесе дә Татарстанда йорт җиткерә, медицина трактаты яза һәм Япониягә сәяхәткә бару турында хыяллана. Өч туган тапшыруның алып баручыларына үзләренә озын чәчле, сау-сәламәт, күп балалы гаиләдә туып-үскән һәм үзләре дә балалар табарга, тәрбияләргә әзер булган кызлар ошавын сөйләгән. Кыш көне колакчын гына киеп, сәламәтлекләрен сакламыйча, кыланып йөри торган кызлар егетләрнең игътибарын җәлеп итмәячәк.

Тапшыруда Илнур, Илсур һәм Илнарның кәләш сайлау мөмкинлеге зур булган. Егетләрнең йөрәген яуларга Новосибирскиның медицина университетында укучы ике игезәк кыз һәм Краснодар өлкәсеннән ике игезәк кыз килгән. Шулай ук бүгенге көндә Казанда яшәүче Чаллы кызы Регина да егетләрнең күңелен яуларга тырышкан. Регина — блогер, синхронлы йөзү белән шөгыльләнә. Ул тапшыруга әти-әнисе белән килгән.

Тапшыру ахырында Илнур һәм Илсур ике игезәк кыз Екатерина һәм Ксенияне сайлап алган. Әмма егетләр кызларны якыннан белергә теләүләрен, әлегә дуслар буларак кына аралашачакларын әйткән. Илнар әлегә үзенә пар тапмаган.

«Интертат» «Давай поженимся» тапшыруында җырчы Римма Никитина булды дип язган иде.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100