Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сергей Шойгу һәм Владимир Путин тайгада палатканы ничек җылыта?

«Буратино» әкиятендәге кебек. Анда учак бар бит әле, шул тылсымлы ишек тә, башка әйберләр дә исегездәме?» — дип сөйли Шойгу.

news_top_970_100
Сергей Шойгу һәм Владимир Путин тайгада палатканы ничек җылыта?
http://www.kremlin.ru

«Москва.Кремль.Путин» тапшыруында Россия оборона министры Сергей Шойгу Президент Владимир Путин белән тайгада ял иткәндә палатканы җылыта торган җылыткыч турында сөйләде. Ул «Буратино» киносындагы каминга охшаган икән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

«Үзем дә шундый җылыткычны беренче күрдем. Шундый бер җәймә, аңа камин ясап куйганнар. Бу миңа „Буратино“ әкиятен искә төшерде. Анда учак бар бит әле, шул тылсымлы ишек тә, башка әйберләр дә исегездәме?» — дип сөйли Шойгу.

Шойгу экспедицияне әзерләгән, җылыту турында кайгырткан егетләргә дә рәхмәт әйтте.

Аннан ничек итеп ел саен дәүләт башлыгын тайгага алып бара аласыз, дип сорагач, «Кем-кемне алып барадыр әле», — дип җавап бирде.

Шойгу бер экспедиция тарихын да сөйли. Ул Путинга табигать турында халыкара журнал күрсәткән. Анда чит ил журналисты Россиядәге гаҗәеп урыннар турында сөйли. «Менә ул ничек булдыра алган соң?» — дигән Путин. Шуннан соң икенче елга ук экспедиция оештырганнар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100