Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ильмира Нәгыймова: «Руслан мине яшисе килмәү дәрәҗәсенә җиткерде»

Җырчы сторисларында күңеленә аеруча тигән комментарийларны күрсәткән.

news_top_970_100
Ильмира Нәгыймова: «Руслан мине яшисе килмәү дәрәҗәсенә җиткерде»
Расих Фәсхетдинов

Ире Руслан Кираметдинов белән аерылышуы турында хәбәр иткәннән соң, Ильмира Нәгыймованың директына ике меңнән артык хат килгән. Җырчы бу турыда инстаграм дуслары белән туры эфир үткәргәндә әйткән иде. Ә Кираметдиновларның гаилә хәлләре турында сөйләгән төрле инстаграм сәхифәләрдәге комментарийларның исәбе-хисабы юктыр.

Ильмира ул хат-комментарийларның аеруча күңеленә тигәннәрен сторисларында да күрсәтә.

Рифат исемле бер егет җырчы турында: «Русланны түбәнсетмәкче булды, ә үзеннән барлык халык көлде. Руслан өстен булып калды. Бар халык аны ярата», — дип комментарий калдырган. Ильмира аңа сторисларында: «Минем ниятем Русланны түбәнсетү түгел, исән калу иде. Чөнки ул мине яшисе килмәү дәрәҗәсенә җиткерде», — дип җавап биргән.

«Шундый эчтәлектәге комментарийларны укыйм да күңелем тула. Мин бик нечкә күңелле, шул ук вакытта көчле дә кеше. Нигә кешеләр шундый була икән? Явызлык, башкаларны шул хәтле күрә алмау аларга каян килә? Ир-атлар турында әйтеп тормыйм инде, хатын-кызларда да авыр вакытта теләктәшлек күрсәтү дигән әйбер юк икән.

Бу хәлләрдән соң күп кешенең кем икәнлеген аңладым. Вакытында күзләремне ачып, кайбер якыннарым белән араларны өзгәнем өчен дә Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт әйтәм», — дигән ул.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100