Фирдүс Тямаев инстаграмына охшаган аккаунттан язылган сүгенү сүзе интернетта тарала

Фирдүс Тямаев инстаграмына охшаган аккаунттан язылган сүгенү сүзе интернетта тарала
Социаль челтәрләрдә һәм телеграм каналларда җырчы, Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаевның инстаграмдагы аккаунтына охшаган аккаунттан язылган сүгенү сүзенең рәсеме тарала. 

Твиттерда аны @lianka_bad исемле кулланучы куйган. Ул инстаграмдагы сөйләшүдән скриншот ясаган.

Ул "Татар җырчыларыннан конфликтология курслары" дип язган һәм сүгенүле диалогның рәсемен куйган.

Рәсемнән күренгәнчә, azatsherapov дип аталган аккаунт сүгенү сүзен язган. Аңа firdustyamaev_official дип исемләнгән аккаунт шул ук тонда җавап биргән.