«Бигрәк шәрә, бөтен нәрсәләрен күрсәтәләр» - Зинира Рамазанованы тәнкыйтьлиләр | intertat.tatar

«Бигрәк шәрә, бөтен нәрсәләрен күрсәтәләр» - Зинира Рамазанованы тәнкыйтьлиләр

Җырчы диңгез буенда төшкән ярымшәрә фотоларын күрсәтте.

Иҗади гаилә Зинира белән Ризат Рамазановлар Төркиядә ял итә. Бу көннәрдә үз сәхифәләрендә су керү киемнәреннән төшкән фотолар белән бүлешәләр.

Тамашачыларның бер ише Зинираның матур буй-сынына сокланган: «Син бәби алып кайтканнан соң тиз ябыккансың», «Күрсәтерлек фигурасы бар. Дәшмичә генә көнләшегез. Диңгез янында киенеп төшмәсләр инде», «Син балаңны үзең таптыңмы соң?», «Зинира ханым, сезгә модельный бизнеска күчәргә кирәк».

«Бала ашатасың. Күкрәкләреңне сакла. Бик нәзберек җир», дип борчылган инстачы.

Әлбәттә, акыл өйрәтүчеләр дә үз фикерләрен калдырган: «Бигрәк шәрә төшәләр хәзер, бөтен нәрсәләрен күрсәтәләр», «Шул берничә айлык бала белан нинди кызыгын табасыз икән? Кунакханә номерларында, самолетта — кондиционер», «Купальнигыңны да сал, ник болай гына?», «Бик ямьсез ике бала әнисенә шулай шәрә төшү, иман дигән нәрсә бер дә юк икән, кадерле артислар».