Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәмирә Рәҗәповадан виртуаль дуслары акча сорый башлаган

Журналист аларга өстәмә эш тәкъдим итә икән, әмма акча кирәк кешеләр ризалашмый.

news_top_970_100
Зәмирә Рәҗәповадан виртуаль дуслары акча сорый башлаган
«Татар-информ» архивы

Журналист, «Яңа Гасыр» каналында «Әй язмыш, язмыш» тапшыруын алып баручы Зәмирә Рәҗәпова инстадусларының акча сораулары турында язган.

«Телефон шалтырый. Чыбыкның икенче башында хатын-кыз тавышы:

— Зәмирә, исәнмесез!

— Исәнмесез!

— Аптырап шалтыратам, ярдәм итегезче?

— Ни булды?

— Гаиләбез таркала, ярдәм кирәк.

— Ә мин ничек булыша алам соң?

— 59 мең сум акча биреп торыгыз әле. Тиененә кадәр кайтарам.....

Гаиләнең киләчәге 59 мең сум тора икән, ул таркала, җәмәгать.

Ватсапта смс:

«Зәмирә, ярдәм итмәссез микән, кызыма 14 яшь, матур киенергә ярата, гел яңа кием сорый, яшь кыз бит, ә мин ялгыз ана. Җиткерә алмыйм.

— Ә сез эшлисезме?

— Әйе, шәфкать туташы.

— Буш вакытыгыз бармы?

— Бар инде. Мин 3 көн эшлим, 3 көн ял итәм.

— Ялларда нишлисез? Менә минем бер дустым ялларында массаж ясый, система куеп йөри.

— Юк, мин эштә дә бик каты арыйм.

— Әйдәгез, челтәрле бизнеска.

— Ә мин сезне инстаграмнан бик яхшы кеше дип уйлаган идем!»

Бу аның соңгы смс булды миңа.

Мин дә матур киенергә яратам, «карт кыз» булсам да!», дип ике әңгәмәдән өзек китергән ул.

Журналистка акча сорап язучылар бик күп икән:

«Тагын берсе: «Зәмирә, исәнмесез. Миңа бер елга «под расписку» 1 миллион биреп торыгыз әле. Ирем ташлап китте, ипотека ябасы бар. Мин сезгә ай саен түләп торыр идем»;

«Зәмирә, сәлам, 30 мең бир әле, 30 мең нәрсә инде ул синең өчен. Ирем кредитка „айфон 12“ алган, миңа әйтмичә, менә хәзер түли алмыйбыз»;

«Бу әле исемдә калганнары гына! Таныш-белештән сорыйсың инде ул, үземнең дә авыр чаклар булмады түгел анысы. Инстаграм аша кызык, ә иң кызыгы - мин эш тәкъдим итәм, ризалашмыйлар», - дип тәмамлаган ул.

Журналистка виртуаль дуслары «Зәмирә» банкы ачарга тәкъдим иткән. Инстачыларның күпчелеге чит кешедән интернет аша акча сорарга батырчылык итүчеләргә шаккаткан.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100