Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Эшләп ашау дигәнне шунда аңладым» - Чәчкә җырчы булганчы кайда эшләгәнен әйтте

Сәүдә хезмәткәрләре көнендә җырчы сатучы булып эшләгән вакытын искә төшергән.

news_top_970_100
«Эшләп ашау дигәнне шунда аңладым» - Чәчкә җырчы булганчы кайда эшләгәнен әйтте
Владимир Васильев

Чәчкәгә иҗат өлкәсенә килгәнче сатучы булып эшләргә туры килгән. Сәүдә хезмәткәрләре көнендә җырчы шул вакыт хатирәләрен яңарткан. Бурычлар дәфтәре турында кызык итеп язган.

«15-16 яшьләремдә мин дә авыл кибетендә сатучы булып эшләгән идем. Авылдагы бөтен имеш-мимеш, һәркемнең моң-зары шунда. Еш кына психолог роленә кереп, кешен тынычландырып, канатландырып озаткан чаклар да була.

Товарың сыйфатлы булырга тиеш. Югыйсә, башка вакытта сатып алучы син эшләгән кибетне урап узачак.

«Тылсымлы дәфтәр» бар иде әле. Ул дәфтәрдә авылдагы һәркемнең диярлек исеме бар. Ул — бурычка алучылар дәфтәре. Кайсы пенсиягә кадәр дип, кайсы хатыннан качып, кайсы балалар кайта дип бурычка ала иде.

Бик рәхмәтле мин сатучы эшенә. Эшләп ашау дигән нәрсәне мин шунда аңладым», — дигән Чәчкә инстаграмда.

Авыл кибетчеләре андый дәфтәрнең хәзер дә булуы турында комментарийлар калдырганнар.

«Бар инде ул кара исемлек. Бурычка бирәсең дә, дошманга әйәнәсең. Алганда синнән дә әйбәт кеше юк»;

«Без ул дәфтәрне гөнаһ дәфтәре дип йөртәбез»;

«Бар, сәрхүшләр өчен аерымы да бар. Бер урынына икене язабыз», — дигәннәр.

Ә бер инстачы: «Авыл кибетенә ут капкан. Халык янгынны сүндерергә ашыкмаган. барысы да бурычлар дәфтәренең янып беткәнен көткән», — дип шаярткан.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100