news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тубыл мэры Мәңгелек утка чәчәк салырга шлем һәм лосины киеп килгән — видео

Түрә биредә яшәүчеләрнең дә, бөтен ил халкының да ачуын чыгарган.

news_top
Тубыл мэры Мәңгелек утка чәчәк салырга шлем һәм лосины киеп килгән — видео
Владимир Васильев

Тубыл (Тобольск) шәһәре мэры Максим Афанасьев Хәтер һәм кайгы көнендә Мәңгелек утка чәчәкләр салырга шлем һәм лосины киеп килгән. Шәһәр администрациясе бу хәлгә аңлатма биргән. Алар Афанасьевның ул көнне тематик велоярышта катнашуын һәм киемен алмаштырырга өлгермәвен әйткән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итә.

Хәтер һәм кайгы көненә лосины, кроссовки, шлем киеп килгән түрә биредә яшәүчеләрнең дә, бөтен ил халкының да ачуын чыгарган.

Ул хәтер чарасына түгел, ә спорт ярышына катнашучы буларак килгән кебек, диләр.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар