Әнвәр Нургалиев: «Әни кадерен югалткач кына аңлыйбыз шул»

Әнвәр Нургалиев әти-әнисе йортын видеога төшергән.

«Ялгыз нигез. Тормышта бер мизгел эчендә барысы да үзгәрергә мөмкин икән. Киләчәккә планнар кору һәрвакытта да актуаль була алмый. Берничә ел элек безнең өй бөтенләй башка иде. Әти белән әни уңайлы тормышта яшәсеннәр өчен ел саен өебезне матурайтырга тырыштым.

Тик бер мизгелдә ул беркемгә дә кирәкмәс булып калды. Әйе, без нигезебезгә кайтабыз, ләкин элекке җылылык юк инде, алтын белән тышласаң да, үткәннәрне кайтарып булмый. Дөнья бөтенләй башка якка үзгәрде. Әни — ул гади әни генә түгел, ул — җил-давыллы тормышның маягы, яктылык, нур чыганагы. Кызганыч, бар кадерен югалткач кына аңлыйбыз шул. Әниләрегезне саклагыз һәм кадерләрен белегез!» — дип яза җырчы.

Инстачылар җырчының әтисенең хәлләрен сорый.

«Әтине апам карый», — дип җавап биргән Әнвәр Нургалиев.

«Әнисез йорт — буш йорт. Әниегезне сагынып язган постларыгызны әрнеп карыйм», «Якыннарны югалту бик авыр, нык булыгыз!» — дип яза җырчының виртуаль дуслары.