Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Голливуд йолдызына охшаган» - Уфада ишегалды себерүче авыр язмышлы егет илгә танылды

Битараф булмаган кешеләр Юрийның бурычларын түләшкән.

news_top_970_100
«Голливуд йолдызына охшаган» - Уфада ишегалды себерүче авыр язмышлы егет илгә танылды
https://pixabay.com

Уфада ишегалды себерүче булып эшләүче Юрий бөтен Россиягә дан казанды. Голливуд актеры кебек кыяфәтле бу егетне хәзер Беренче каналдан да күрсәтәчәкләр. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Юрий Ветлугин фотограф Роман Филиппов белән Максим Галкинның «Сегодня вечером»тапшыруында төшкән. Әлегә эфир вакыты билгеле түгел.

Уфада ишегалды себерүче булып эшләүче Юрий Ветлугинны фотограф Роман Филиппов таныткан. Ул Юрийның катлаулы язмышына игътибар иткән һәм аның өчен оригиналь фотосессия ясаган. 

Юрийның язмышы меңнәрчә кешене битараф калдырмый. Аңа акча җыеп, бурычларын түләргә ярдәм иткәннәр. Хәзер Юрийны рекламада төшәргә чакыралар. Бу турыда Уфаның Орджоникидзе районы буенча ТКХ директоры Артур Шагаргазин социаль челтәрләрдә язган.

«Юра сүзләренчә, аны рекламада төшәргә чакырып шалтыраталар. Бик яхшы ишегалды себерүчебезне югалтмабыз дип өметләнәм, югалтсак та мин аңа уңышлар телим», — дип яза ул.

Фотограф Роман Филиппов Юрийның язмышы турында инстаграмда язган. «Мин Юра белән кечкенә чакта инвалид-балалар өчен лагерьдә танышкан идем. Әни шунда эшләде, без энем белән шунда йөрдек. Аннары Юра ишегалды себерүче булып эшләгән, урамда әнине очраткан. Аннары безгә чәй эчәргә керде. Минем Аня әби белән Таня апа Юраны үз канаты астына алды. Юрага ятим буларак бүлмә алып бирергә ярдәм иттеләр.

Юраны тугач ук ташлап киткәннәр, ул балалар йортында үскән, өченче төркем инвалид. Мөстәкыйль тормышка яраклашмаган да. Аня әби аңа ярдәм  итә башлаганчы, ул сукбай диярлек иде. Ялгыз, ярдәмгә мохтаҗ кешеләр янында начар кешеләр җыела, Юра да өч тапкыр бүлмәсен «яхшы кешеләргә бүләк иткән» булган. Кредитлар алган, авылда коллыкта да булган. 15 килога ябыккан. Аны үтерә язганнар. Ул ун километр җәяү барып, Уфага кайтып җиткән. Аня әби ярдәм итте, хәзер Юра ишегалды себерүче булып эшли, чәчәкләр үстерә, шигырьләр яза», — дип язган Филиппов инстаграмда.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100