Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Галиев Уфадагы «Җылы күл»не күрсәтте

Әлеге күл ел әйләнәсе туңмый.

news_top_970_100
Рөстәм Галиев Уфадагы «Җылы күл»не күрсәтте
https://www.instagram.com/rustam_leila_galievi/

Рөстәм Галиев үзенең инстаграмында Уфаның Инорс бистәсендә урнашкан «Җылы күл»не күрсәтте. Җырчы ул якларга кызы белән чаңгы шуарга чыккан. «Саф һава суларга чыктык янәшәбездәге «Җылы күл“гә! Шәһәрнең үзендә дә шундый матур урыннар булу бик әйбәт шул, авылдагы кебек», — дип язган ул.

«Җылы күл» — Уфаның Инорс бистәсендәге Җылылык электр үзәге сулары агып төшә торган ясалма сулык. Исеменнән күренгәнчә, күлнең суы ел әйләнәсе җылы була, ул беркайчан да туңмый. Күл башта Уфа елгасына агып төшә, кабат Агыйделгә кушыла.

Күл — кошларның яраткан урыны. Бик күп кошлар, җылы якларга очып китмичә, әлеге күлдә кышлыйлар», — дип яза Википедия.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100