«Көтүче малаена охшагансың» - Салават Миңнехановка мыек киләшәме? | intertat.tatar

«Көтүче малаена охшагансың» - Салават Миңнехановка мыек киләшәме?

Җырчы инстадусларыннан киңәш сораган булган.

Җырчы Салават Миңнеханов инстаграмдагы сәхифәсендә мыеклы фотосын куйды.

«Әйтегез әле, неужели миңа мыек килешми?» — ди җырчы.

Инстачылар 200дән артык комментарий язган. Салаватка мыек килешә дип санаучылар шактый, «килешә, тик сакалга гына чумма», «чиста, пөхтә кешегә бар да килешә», диләр.

Күбесе Салаватка мыек килешми дип саный. «Көтүче малаена охшагансың», «Этеңә охшап каласың», «Мыек бөтен картинаны боза», «Килешми. Картрак күренәсез. Болай да сез Гүзәлемнән күпкә өлкән», дип төртмәле сүзләр дә язалар.