Гөлназ Батталова "Мисс Татарстан" бәйгесендә кем җиңәсен алдан белгән

Кичә кич Казанда "Мисс Татарстан" бәйгесенең егерменче юбилее булды.
"Пирамида" күңел ачу үзәгендә Татарстанның иң гүзәл кызын билгеләделәр. Ул - Казан кызы Камилә Хөсәенова. Аңа 19 яшь, Идел буе физкультура, спорт һәм туризм академиясендә укый.

"Беренче вице мисс Татарстан" - Казан кызы Полина Горюнова.

"Икенче вице-мисс" - Казан кызы Рушания Шәрифулина.

"Соклангыч Татарстан гүзәле" -  Чаллы кызы 18 яшьлек Аделина Миңнеханова.

Җырчы Гөлназ Батталова Инстаграмдагы битендә кем җиңәсен алдан чамалавы, хәтта "бер жевачкага" бәхәсләшүен дә язган.

"Я поставила на неё и выиграла жевачку", дип язган Гөлназ социаль челтәрдә.