Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Биюче сәясәтчеләр»: Заманча җырларга биеп, дөньяны шаккатырган җитәкчеләр бишлеге

Дональд Трамп, Борис Ельцин, Барак Обама, Александр Лукашенко, Пан Ги Мун биегәнен видеога төшереп алганнар.

news_top_970_100

АКШ президенты Дональд Трамп чираттагы тапкыр сайлаучыларын шаккатырган. Ул коронавирус белән авырганнан соң, Флорида штатында митингта биеп җибәргән. Трамп Village People төркеме көенә бии, сайлаучылар аның хәрәкәтләрен кабатламакчы була. Шуннан соң РЕН ТВ каналы «биюче сәясәтчеләр»дән ТОП-5 рейтингын ясаган.

Россия Президенты Борис Ельцин Аркадий Укупник җырына биегән иде. Ул сәхнәдән төшкәч тә биюен дәвам итә, хатыны Наина Ельцинаны чакыра. Наина ханым да биюгә кушыла.

АКШның элеккеге президенты Барак Обама 2016 елда танго биегән. Обама хатыны белән Аргентинага эшлекле сәфәргә килгәч, аны биергә чакырганнар, башта ул оялып торган, аннары матур кыз кочагында бии башлаган, аның хатыны Мишель Обаманы биюче егет чакырган.

2012 елда Берләшкән милләтләр оешмасы (БМО) башлыгы булып эшләгән Пан Ги Мун Корея рэперы Psy башкара торган Гангнам Стайл җырына биегән. Өлкән яшьтәге Пан Ги Мун рэпер белән бергә атта йөрү хәрәкәтен кабатлый, үзе дә көлә.

Беларусь башлыгы Александр Лукашенко Верка Сердючка җырына бии. Сердючка концерты вакытында сәхнәдә төшә дә, Лукашенко утырган ложага бара. Шул чакта Лукашенко биюгә кушыла, Сердючкага чәчәк бүләк итә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100