Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова апасы турында: «Авыр булса да, сиздермәскә тырышты»

Җырчы телефонында апасы белән бәйле матур истәлеккә юлыккан.

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинова апасы турында: «Авыр булса да, сиздермәскә тырышты»
Салават Камалетдинов

Илсөя Бәдретдинова телефонында апасы белән бәйле бик матур истәлеккә юлыккан. Җырчының мәрхүмә апасы кул эшләре эшләргә бик яраткан. Видеода Илсөя Лилия апасының соңңгы мендәр тышлыгын күрсәтә. Апасына чигү өчен чәчәкләр ясый, аның белән җылы итеп аралаша.

«Лилия апай, мәрхүмкәем… Өзелеп тормышны яраткан, уңган, чибәр, акыллы апам… Сабыр канатым минем.

Кул эшләренә бик оста иде. Инде соңгы ае барганда да мендәр тышлары чикте. Мин ясый тордым, ул чигә торды. Эшсез утыруны күз алдына да китерә алмый иде.

Күпме авыр булса да сиздермәскә, борчымаска тырышты.

Бу мендәр тышы чигелеп бетә алмады… Энәсе саплап, чәчкә үзәген чиккәндә кадап куелган килеш калды…

Урының оҗмах түрләрендә булсын, апай. Сагынабыз», — дип язган ул.

Инстачылар да җырчының апасы белән бәйле хатирләрен яңарткан.

«Лилия мәрхүмәкәй безгә дә нәрсә дә булса бәйләп бүләк итә иде. Бәйләгән җиләге һәм өстәл япмасы әле дә тора өемдә. Истәлек булып кына калды шул. Алтын куллы иде»;

«Кул эшенә бик оста иде шул жаныкай, ул чигүне бик ярата иде. Хәтерлим, мичне дә матур итеп рәсем төшереп буяган иде», — дигән Лилия апасының танышлары.

«Куллары алтын булган икән. Урыны оҗмах түрләрендә булсын»;

«Ихлас кызганыч аны. Нигә шундый уңган, яшь-матурлар китә икән. Эшлексез, булдыксыз бәндәләр теге дөньяда да кирәк түгелдер. Андый кеше гамьсез була, нервыларын какшатмый, шуңа аңа чир тими, гафу итегез», — дигәннәр.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100