Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйсән Таишева авырлы килеш 40 градус температура белән чирләгән

ПЦР-тест тискәре нәтиҗә күрсәтү белән Ләйсәнне хастаханәдән өйгә чыгарганнар.

news_top_970_100
Ләйсән Таишева авырлы килеш 40 градус температура белән чирләгән
https://www.instagram.com/leysan_taisheva/

Җырчы Римма Ибраһимованың кызы Ләйсән Таишева җитди генә чирләп алган. Бу хакта ул инстаграмда яза.

«Барысы да кич белән башланды. Йөреп кайтканнан соң, хәлсезлек тойдым. Ардым дип уйлаган идем, ләкин төнлә температурам күтәрелде. Алдагы ике көндә температура бер төшеп, бер менеп, даими уйнап торды. 40ка кадәр күтәрелгәч, ашыгыч ярдәм чакырдым.

8 сәгать көткәннән соң, мине бер хастаханәдән икенчесенә йөртә башладылар. Төрле анализлар тапшырдым, тестлар, УЗИ үттем. Барысы тиешле нормада иде. ПЦР-тест тискәре нәтиҗә күрсәтү белән, мине өйгә кайтарып җибәрделәр.

Бу ни булды? Табышмак! Кечкенә кызчыгыбызның безнең күңелсез көннәребезне хис-кичерешләргә баетасы килде, ахры.

Иң мөһиме — хәзер минем һәм бала белән барысы да тәртиптә. Башка мондый сюрпризлар булмас дип ышанам», — дип язган Ләйсән.

Ләйсән Таишеваның икенче бәбиен көтүе турында язган идек.

Инстачылар Ләйсәнгә тагын 3 атнадан антитәнчекләргә тест биреп карарга киңәш иткән. Шулай ук авырлы вакытта инстаграмга артык матур фотоларын куймаска өндәгәннәр. «Күз тия сиңа, кызый», — дип куркытмакчы булганнар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100