news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яшел Үзән базарында төрле төстәге чебиләр сатканнар

Чебиләр инстачылар арасында зур кызыксыну уяткан.

news_top
Яшел Үзән базарында төрле төстәге чебиләр сатканнар
https://www.instagram.com/zelnovosti/

Яшел Үзән базарында төрле төстәге чебиләр сатканнар. Аларны бер сатып алучы видеога төшергән. Чебиләр кара, соры, әфлисун, куе кызыл, башы бер төстә, калган җире икенче төстә икәнлеге күренә. Сатып алучы апалар чын күңелдән соклануларын белдерә.

Бер апай аптырап: «Ә сез алар белән нишлисез, үстерәсезме?» — дип тә сорап куйды.

Төсле чебиләр инстачыларны да әсир иткән. «Кайда саталар, кайсы көнне, телефон номерлары бармы, ничә сум?» - дип сораган алар.

Сорауларга җавап бирүчеләр дә табылган. Бер чебинең бәясе 80 сум икән. «Узган ел сатып алдым, ике атнадан барысы да ап-ак булдылар. Аларны азык буявы белән буяганнар», — дип язган берәү.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар