Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Анасы хастаханәдә ташлап киткән бала COVID-19 авыруыннан терелгән

Сабыйны балалар йортына күчерәләр.

news_top_970_100
Анасы хастаханәдә ташлап киткән бала COVID-19 авыруыннан терелгән
https://pixabay.com

Башкортстан Республика клиник перинаталь үзәгендә бер ай чамасы элек бала тапкан ана сабыеннан баш тарткан, ул аны хастаханәдә калдырып киткән. Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Софья Алешина сүзләренчә, туганнан соң дүртенче көндә балада COVID-19 авыруы бар дип шикләнү туган. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.

2 майда кабат анализ алгач, баланың тесты тискәре нәтиҗә күрсәтә. Аннары тагын анализ алалар. 23 майда баланың COVID-19 авыруыннан терелүе ачыкланды. Аның хәле тотрыклы яхшы дип бәяләнә. «COVID-19 авырулы бала терелде. Хәзер ул Дөм хастаханәсендә», — дип язды «Башинформ».

Сабыйны балалар йортына озатачаклар. Бу турыда республика перинаталь үзәгенең баш табибы Назир Минһаҗев «Российская газета» сайтына сөйләгән.

Аның сүзләренчә, туган көнендә үк сабыйдан анасы баш тарткан. Ул вакытта сабыйда COVID-19 диагнозы расланмаган була әле. Бала анасы карынында булганда ук пневмония белән авырый. Бу очракта, гадәттә, короновируска тест ялган уңай нәтиҗә бирә.

«Хәзер ул терелде. Безнең республикада коронавирус йоктыру ихтималы булган балалардан баш тарту очрагы теркәлмәде», — ди Минһаҗев.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100