Лилия Муллагалиеваның улы мәктәпне тәмамлаган

Лилия Муллагалиеваның улы мәктәпне тәмамлаган
"Әле генә кебек иде беренче тапкыр мәктәпкә барулар. Кай арада узып киткән, ничек шулай сизелми гомер үткәне. Шаккаткыч. Данилымның соңгы кыңгырау бәйрәме. Моңсу да, күңелле дә бәйрәм", - дип язган Лилия.

Данил Казанның 15 гимназиясен тәмамлаган икән. Ул тугызынчы сыйныфтан соң мәктәптән китәргә карар кылган. 

Лилия улын укытучысы белән фотога төшергән. Җырчының инстадашлары укытучының яшь һәм матур булуын билгеләп узган: "Йөргән кызы дип торам. Нинди матур һәм эффектлы укытучы", - дип язалар аңа.

Ә бер инстадашы, Данилның йөзендә моңсулык күрептер инде: "Бу малаегыз никтер гел моңсу", - дип язган. 

  • Лилия Муллагалиева ире Илсур белән дүрт бала үстерә. 2003 елгы Данил - зурысы. 2009 елда Лилия кызы Ильвинаны тапты, 2016 елда Ильяс улын алып кайтты, ә 2019 ел башында аның улы Илһам туды.