Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кайда бердәмлек, шунда җиңү» - 19 яшьлек Гөлгенә Сафинага ярдәм кирәк

2019 елның 30 июнендә Актаныш районы кызы Гөлгенә Сафина имтиханга барган чагында юл һәлакәтенә очраган. 19 яшьлек кыз бүгенге көндә Испаниядә комада ята. 1 айга 1,5 миллион сум акча кирәк. Гөлгенәгә ярдәм итү максатыннан бик күп танылган кешеләр флешмобка кушылды.

news_top_970_100
«Кайда бердәмлек, шунда җиңү» - 19 яшьлек Гөлгенә Сафинага ярдәм кирәк
https://pixabay.com/ru

«Гөлгенә, без синең белән», — дип барысы бергә шигырь укыдылар флешмобның катнашучылары.

Катнашучылар арасында Актаныш районы җитәкчесе Энгель Фаттахов, юмор остасы Җәвит Шакиров, җырчылар Ләйсән Гыймаева, Гөлназ Закирова, Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар, Алмаз Мирзаянов, Винарис Ильегет, Зөлфәт Зиннуров, Рөстәм Сәрвәров, актер Илнур Закиров, скрипкачы Динә Закирова, композитор Айдар Тимербаев, блогерлар Рәфис Атаказ, Татар Малай бар.

Әлеге флешмобта катнашкан җырчы Ләйсән Гыймаева да видеоны Инстаграм битенә урнаштырган. «Тамчыдан кул җыела. Бергәләп булышыйк, дуслар! Барысы да яхшы булыр, Аллаһ бирса. Кайда бердәмлек - шунда җиңү», — дип язган җырчы.

«Гөлгенәбез өчен бөтен ил халкы күтәрелде, Аллаһка шөкер. Бу кадәр игелек җирдә ятмас, бик тиздән Гөлгенәбез аякка басып, йөгереп кайтыр, Аллаһ бирса. Бу видеода катнашкан һәрбер олы йөрәкле шәхесләребезгә тирән рәхмәтебезне җиткерәбез! Кайда бердәмлек - шунда җиңү! Тамчыдан чынлап та күл җыела. Аны савыктыру өчен бу котычкыч сумманы бергәләп жыячакбыз, Аллаһ бирса. Әлбәттә, сезнең ярдәм белән. Бу видеоны таратырга булышыгыз, дуслар! Мин сокланам сиңа, кешелек!» — дип язган үзенең Инстаграм битендә Рүзәл Минһаҗев.

Инстачылар да җылы теләкләрен теләгәннәр.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Голгенэбез очен - ботен ил халкы кутэрелде Аллагашокер... Бу кадэр игелек - жирдэ ятмас, бик тиздэн Голгенэбез аякка басып, йогереп кайтыр Аллабирса.... Бу видеода катнашкан хэрбер олы йорэкле шэхеслэребезгэ - тирэн рэхмэтебезне житкерэбез!!!! Кайда бердэмлек-шунда жину!!! Тамчыдан чынлапта кул жыела, Иншаллах... Аны савыктыру очен бу котычкыч сумманы бергэлэп жыячакбыз Аллабирса, элбэттэ сезнен ярдэм бн, бу видеоны таратырга булышыгыз дуслар, мин сокланам Сина КЕШЕЛЕК!!!! Тирэн рэхмэтебезне : @engelfattakhov @leisan_gimaeva_official @gulnazzakir @tatarmalai @zakirov_ilnur_rt @rustamsarvarov_aksu @rishat_aigul @javit_shakiro_official @rystemgilfanov @gataullinrustik @zulfat_zinnurov @n.nizametdinova05 @hamanatakaz @aidardus @vinaris_ilyeget @almazinde @dinazakirova_dz житкерэбез, барсыда яхшы булыр Аллабирса... #авылданбез #рузэлмингазов #безмослимлелэр #метрэйалга #МетрэйТВ #мэрхэмэтлетатарстан.

Публикация от Рузаль Мингазов (@mingazovruzal)

«Исән-сау терелсен! Ярдәм итәм. Исән-сау булыйк! Шундый кыен вакытта Аллаh калдырмасын безне», «Аллаh Тәгалә ярдәменнән ташламасын», — дип язган алар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100