Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Актриса Хәлимә Искәндәрованың улы коронавирус белән ничек авырганын сөйләде

Игорь Носов авыруның симптомнары турында ТНВ каналы журналисты Сәрия Хәбибуллинага сөйләгән.

news_top_970_100
Актриса Хәлимә Искәндәрованың улы коронавирус белән ничек авырганын сөйләде
архив kpfu.ru

Танылган актриса Хәлимә Искәндәрова һәм Николай Носовның улы Игорь Носовка бу атнада коронавирус дигән диагноз куелуы турында инде хәбәр иткән идек. ТНВ журналистына интервьюсында ул авыруның симптомнары турында сөйли.

«Кәефем минем чыннан да әйбәт. Төчкермим дә, йөткермим дә. Температурам 36,5 градус», — дип башлый ул әңгәмәне. Аннан соң Игорь Носов үзендә бу авыру барлыгын ничек итеп белгәнен сөйли: «Иң беренче симптом миндә калтырау һәм йокысызлык булды. Шул ук көнне мин Мәскәүдә лаборатория табып, анализ бирдем. Анализ коронавирус авыруына уңай нәтиҗә күрсәтте. Шул көнне үк миндә тагын ике яңа симптом барлыкка килде: тәм һәм ис тоя алмый башладым. Табиблар әлеге симптомнарны бик популяр, коронавирус өчен характерлы диләр», — ди ул.

Татарстанда үзизоляцияләү режимында өйдә утыручыларга Игорь Носов үзенең теләкләрен дә җиткерде.

«Үзегезне, якыннарыгызны саклагыз. Паникага бирелергә һич тә ярамый. Алдан ук уйлап куегыз: сезнең арага да бу начар вирус керә калса, кайда һәм ничек үзизоляциядә утырып була икәнен. Әгәр температура һәм башка шундый симптомнар тойсагыз, кичекмәстән табибларга мөрәҗәгать итегез. Сау-сәламәт булыгыз», — дип саубуллашты Игорь.

Журналист Сәрия Хәбибуллина Игорь Носовка тизрәк терелеп, эшкә кайтуын теләде.


Игорь Носов Түбән Новгород өлкәсенең губернатор урынбасары, 2013-2018 елларда «Иннополис» икътисади зонасы җитәкчесе.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100