"Нидер булган!" Ранил Нуриев күренми башлаган?

Җырчы, аптырап, инстадусларын барлый.
Җырчы Ранил Нуриев инстаграмына борчулы пост урнаштырган. 

"Инстатусларым, инстаграмыма нидер булган. Күпләр минем постларны күрми икән! Әгәр сез бу постны күрәсез икән, + билгесе куегыз", - дип язган җырчы.

Ранил, + билгесен бездән дә кабул ит, без күрәбез сине. 

Инстаграм аккаунт популярлыгын җуйса, җырчы өчен зур югалту шул. Күпләрнең бар популярлыгы шул инстаграмга корылган бит.