Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ычкыныгыз моннан» — Винера Ганеева язылучысын аккаунтыннан куган

Винера Ганеева үзенә мәгънәсез сүзләр язган инстаграм дустына рәнҗегән.

news_top_970_100
«Ычкыныгыз моннан» — Винера Ганеева язылучысын аккаунтыннан куган
Солтан Исхаков

Татарстанның халык җырчысы Винера Ганееваның талантлы артист булу белән беррәттән нәзәкатьле, тәрбияле ханым икәнлеген дә беләбез. Әмма шундый кешенең дә сабыр касәләре тула икән, аеруча сүз җырчының мәрхүм тормыш иптәшенә бәйле булганда.

Винера Ганеева иренә багышлап инстаграмга матур видеолар урнаштыра. Язылучылары әлеге фотолардан торган клипларны җылы кабул итә. Әмма бер язылучысын мондый моңсу видеолар туйдырып бетергән булса кирәк.

«Винера сеңлем, алдан ук гафу үтенәм. Минем тормыш иптәшем бакыйлыкка күчкәнгә 25 ел булды. Мин ике бала белән 37 яшьтә ялгыз утырып калдым. Син шундый зур сарайда яшәп ятасың, үзең мескен булып кыланасың. Мин бер кешедән ярдәм сорамадым, 44 ел заводта эшләдем», — дип язып куйган ул.

Җырчы мондый сүзләр язган кешегә шаккаткан. «Нинди сүз бу? Сез кем? Нинди хакыгыз бар миңа шулай язарга? Бу сүзләрне кайгы кичергән хатын-кыз язамы? Ычкыныгыз минем аккаунттан. Минем гүзәл халкым болай язмаска тиеш», — дип җавап кайтарган аңа Винера Ганеева.

Башка инстаграм дуслары да бу ханымга җырчының күңел яраларына бәрелмәскә, мондый мәгънәсез сүзләр язмаска кушканнар.

«Китек күңел тиз рәнҗи, ялгызлык, сагыну, юксыну бик авыр бит. Ул синең матди хәлеңә карамый. Мин дә ике бала белән 10 ел элек тол калдым, әмма сагынмаган-юксынмаган бер генә көнем дә юк»;

«Ә сез уйламыйсызмы, сез бит үзегез генә түгел, балалар белән калгансыз. Балалар бит алар авыр булса да юаныч та, куаныч та. Бәлки үзе генә калган кешегә тагын да авырдыр. Сүзегезне язганчы, үлчәп языгыз»;

«Ничек шундый оятсыз була ул кешеләр? Ул мескенләнми, үз көнен үзе күрә. Ә менә сагыну хисен күрсәтү мескенлек түгел»;

«Сез көчле шәхес, андый авыру кешеләргә игътибар итмәгез. Винера ханым сезнең бәягез биеклектә түгел, бөеклектә. Иҗатыгызга гашыйкбыз, үзегезне хөрмәт итәбез», — дип комментарийлар калдырганнар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100