Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Нигә хатыныгызны ат кебек эшләтәсез?» - Инстачылар Азат Фазлыевка зар белдерә

Җырчы Азат Фазлыев тормыш иптәше Алсуны ат белән чагыштырган. Кайбер инстачыларда Азатның бу гамәле ризасызлык тудырган.

news_top_970_100
«Нигә хатыныгызны ат кебек эшләтәсез?» - Инстачылар Азат Фазлыевка  зар  белдерә
Рамил Гали

«Алсуның футболкасында нәрсә рәсеме күрәсез? Әйе. Мин аны нәкъ ат белән чагыштырам да! Көн-төн эшләргә әзер бит ул!

Тиздән аның туган көне. 23 февраль. Бер генә көн булса да патша булырга иде дә соң, әмма бу көнне патшабикәм туган.

Ә хәзер шундый сорау: аның туган көненә нинди сюрприз ясыйм икән?

Алсу кара исемлектә, ул бу постны күрми.

Тәкъдимнәрегезне көтәм!» — дип язган Азат Инстаграм битендә.

Алсуның футболкасында нәрсә рәсеме күрәсез? Аха. Мин аны нәкъ ат белән чагыштырам да! Көн-төн эшләргә әзер бит ул! Тиздән аның туган көне. 23е. Хыть бер генә көн булса да патша булырга иде дә соң, әмма бу көнне патшабикәм туган ? Ә хәзер шундый сорау: аның туган көненә нинди сюрприз ясыйм икән? (Алсу "кара исемлек"тә, ул бу постны күрми ?) Тәкъдимнәрегезне көтәм! #азатфазлыев #алсуфазлыева #синеноченсоюлэрем

Публикация от Азат Фазлыев (@azatfazlyev)

«Нигә соң хатыныгызны ат кебек эшләтәсез? Үзегез ат кебек эшләгез, сез ир-ат бит!» — дип ачуланган Азатны бер инстачы.

«Сез бу тормышта шаярып, елмаеп яшәргә өйрәнегез! Бәлкем аңларсыз бу язманы» - дигән икенчесе;

Җырлы гаиләнең инстадуслары үзләренең күп тәкъдимнәрен җиткергәннәр.

«Алсу үзе ат булып тоела миңа. Көч, сәләт, оптимизм, тырышлык үрнәге бит ул!»;

«Алсу эшли-эшли концертлар куеп, арып-туеп бетәдер. Шуның өчен клиптагы шикелле улларың белән кичке аш яса, аның иң яраткан кешеләрен чакыр»;

«Безнең Балтач кызлары шундый көчле алар. Молодец. Эшләмәсәң, берәү дә китереп бирми. Эшләп тапкан малыгызның игелеген күрегез»;

«Экстрим. Парашюттан очыгыз»;

«Матур хатыныңны суырып үп»;

«Ләкләк сурәтләнгән открытка бүләк итегез, эченә «Алсуга охшаган кыз кирәк», — дип языгыз. Президент боерыгын да үтәрсез, гаиләгез дә ишәер», — дип киңәшләрен калдырганнар Азатка виртуаль дуслары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100