Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабиров халык исәбен ала: «Сезнең арада Миләүшәләр бармы»?

Артист Җир шарында күпме Миләүшә исемле кеше яшәгәнен ачыкларга булган.

news_top_970_100
Данир Сабиров халык исәбен ала: «Сезнең арада Миләүшәләр бармы»?
Рамил Гали

Пародист Данир Сабировның хатыны Миләүшә исемле. Ул Җир шарында күпме Миләүшә исемле кеше яшәгәнен ачыкларга булган.

«Сезнең арада Миләүшәләр бармы? Бәлки апагыз, әниегез, хатыныгыз, күршегез Миләүшәдер?! Фиалкалар исәбен алуны ачык дип игълан итәм. Ай, Миләүшәләр арасында… Хәзер, сез, матурларның Җир шарында күпме булганын саныйбыз», - дип язган Данир Сабиров хатыны белән төшкән фотосы янына.

Артистның виртуаль дуслары активлык күрсәткән. Кемнеңдер күршесе Миләүшә, ә кызы Фиалка. Кемнеңдер ике кодагые да Миләүшә исемле икән. Кайсы әнисе, кызы, килене, дусты, туганы Миләүшә булуын яза. Данир Сабиров санап бетерә алырмы инде…


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100