Элвин Грейның ал төстәге кофтасы кемгә ошамый?

Элвин Грейның фанатлары инстаграмда җырчыга киңәшләрен дә язып куялар.
Җырчы әле яңа гына куйган фотода үзенең дискының Крутой фонотекасына эләгүен хәбәр итә. Элвин Грей сөенече белән уртаклаша.

Ә караучылар арасында җырчының киеме белән ризасызлык белдерүче табылган. Алия исемле берәү Элвин Грейдан алсу төстәге кофтасын алмаштыруын сорый.

Кем ничек ярата, шулай киенә инде.