Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Воронежда автобус салонында намаз укыган йөртүчегә шелтә белдерелгән

Машина йөртүченең маршрутка чыгу өчен ун минут вакыты булган.

news_top_970_100
Воронежда автобус салонында намаз укыган йөртүчегә шелтә белдерелгән
https://pixabay.com/

Воронеж шәһәрендә автобус йөртүче пассажирлары каршында намаз укыган. Ир-ат салонга кергән һәм утыргычка намазлык җәйгән дә намаз укый башлаган. Бу вакытта пассажирлар тыныч кына намаз беткәнен көткән.

Бу видео транспорт компаниясе җитәкчелегенә барып җиткән. Биш ел машина йөртүче булып эшләүче намуслы ир-ат белән сөйләшү булган һәм аннан намазны эш вакытында укымавын сораганнар.

«Йөртүче соңгы тукталышта намаз укыган. Автобусның маршрутка чыгу өчен ун минут вакыты булган, пассажирлар салкында тормасын өчен йөртүче аларны салонга керткән. Ул яхшылык эшләргә теләгән, әмма менә, киресенчә, килеп чыкты», — дигән компаниянең директоры Иван Янов.

Инстачылар видеога төшерүчене хурлаган, автобусның номерларын төшерүенә дә аптыраганнар.

«Намазны үз вакытында уку бик күркәм һәм саваплы эш. Башка илләрдә бар кеше бергә эштән туктап укыйлар, ә бездә оят эш итеп калдыралар. Автобуста кеше алдында шешә күтәреп, эчеп баручыны бер дә төртеп төшереп калдырып, видеога төшереп, монда калдырмыйлар! Хурлык!» - дигән мәгънәле комментарийларны күп калдырганнар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100