Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Озак сайланып йөрүнең нәтиҗәсе» — Илназ Гарипов пар тапкан

Җырчы бу хакта инстаграмда үз сәхифәсендә хәбәр итә.

news_top_970_100
«Озак сайланып йөрүнең нәтиҗәсе» — Илназ Гарипов пар тапкан
Владимир Васильев

Җырчы Илназ Гарипов һәм тамада Ренат Галиәскәр Кыш бабай һәм Кар кызы белән төшкән фото куйган. «Өйләнәбез. Парлар таптык, Ренат, бәхетле бул», — дип язып та куйган.

Инстачылар бу шаяруны аңлап та бетермәгән. «Сезнең туйда Кыш бабай белән Кар кызы нишлиячәк инде?» - дип язучыга икенчесе: «Мин аларны берсе Кыш бабайга, икенчесе Кар кызына өйләнә дип уйладым», - дип җавап язган. Ә беренчесе ышанасы килмичә: «Кызганыч, алай түгелдер инде», - дип аптыраган.

«Кар кызы да егет бит», — дип Ренат Галиәскәр тагын да аптырашта калдырган.

«Ренатка бигрәк матуры эләккән», - дип язган инстачыга: «Үзе сайлады», - дигән Илназ Гарипов.

Бу хәбәргә һәм комментарийларга егетләрнең виртуаль дусты нокта куйган: «Озак сайланып йөрүнең нәтиҗәсе булган бу».


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100