news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Инстачы Алсу Фазлыевага: «Комментарийларга дәшми калсагыз яхшырак»

Җырчы үз сәхифәсенә улы белән энесенең фотосын куйган.

news_top
Инстачы Алсу Фазлыевага: «Комментарийларга дәшми калсагыз яхшырак»
Салават Камалетдинов

Җырчы Алсу Фазлыева инстачылар игътибарына улы белән үзенең бертуган энесе төшкән фотоны куйган һәм: «Охшаганнармы?» - дип кызыксынган.

Җырчының виртуаль дуслары ике төркемгә бүленгән. Бер төркемдәгеләр охшаган дисә, икенчесендәгеләр: «Улың үзеңә охшаган», - дип язган.

«Бүтән күрсәтер әйберең беттеме әллә?» — дип комментарий язучыга җырчы: «Көнчелек кешене үтерә. Әле мин бик күрсәтмим дә, йөрәгегез түзмәс. Шуңа күрә сәламәтлегегезне бетереп, безне карап утырмагыз, апа, җаным. Сәламәтлек һәм бәхет телим», - дип җавап та биргән.

«Комментарийларга каршы дәшмәсәгез, сез тагын да күркәм булыр идегез. Дәшми калсагыз яхшырак», - дип язучы инстачы белән «сез хаклы» дип килешкән җырчы.


Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 24 февраль 2024
    Исемсез
    Кузгэ чалына бит лэкин без аны сикереп утэбез чонки безгэ не интересно.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар