Ильмира Нәгыймова иренә кидерә алмаган костюмын әтисенә кидергән

Ильмира Нәгыймова иренә кидерә алмаган костюмын әтисенә кидергән
"Бүген кунакка минем Әти-Әнием килде... Русланның костюмын әтигә кигереп карадым сезгә күрсәтер өчен... Русланга һич кидерә алмыйм шул костюмны... шундый матур костюмы тузан җыеп шкафта ята, бер сәхнәгә киеп чыкмый... татар халык җырларын җырларга... имеш, хәзер алай чыкмыйлар ди... минем стиль түгел ди... ничек үгетләргә инде шуны... миңа бик ошый... Сезгә? Нәрсә диярсез?" - дип сораган Ильмира Нәгыймова дусларыннан.

"Чаллыда шушы костюмны киеп җырламаса, үпкәлим дә кайтып китәм, вот аннан белерсез нәрсә булганын".
"Миндә шундый костюм булса, первый парень на деревне булыр идем".
"Үзеңә дә шул фасонда костюм тектереп, икәү бергә бер матур җыр белән сәхнәгә чыксагыз, искиткеч булачак ул!"
"Нигә моны кисен инде, бабайлар кия моны".
"Картайгач кияр әле. Әтиегез моны кигәч, Айдар Фәйзрахмановка охшап киткән".
"Мин татар дип горурланып күкрәк киереп йөрерлек костюм".
"Бу костюм Ришат Төхвәтуллинга барыр иде, ул бит моңлы татар халык җырларын башкара. Аңа биреп караган юкмы соң?"

"Сез ул костюмны сатмыйсызмы?" - дип кызыксынган берсе.