news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мөнир Рахмаевның кызы маңгаен ярган

Бу хакта җырчы үз сәхифәсендә хәбәр итә.

news_top
Мөнир Рахмаевның кызы маңгаен ярган
«Татар-информ» архивы

Мөнир Рахмаевның кызы почмаклы әйбергә егылып маңгаен ярган. Бу хакта җырчы үз сәхифәсендә хәбәр итә һәм маңгаена лейкопластырь ябыштырылган кызының фотосын куйган.

«Кызыбыз зур стресс кичерде. Аллага шөкер, барысы да узды. Хәзер бездәге барлык почмаклар махсус әйберләр белән ябылган. Сезгә дә шулай эшләргә киңәш итәм. Әлбәттә, без яшь әти-әни гаепле», — дип язган ул.

Җырчының виртулаь дуслары балага сәламәтлек тели һәм интернетка баланың фотосын еш куймаска киңәш итә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар