Артур Исламов хатыны турында: "Ун ел бергә, ә мин һаман аңа карап сокланам!"

Артур Исламов хатыны турында: "Ун ел бергә, ә мин һаман аңа карап сокланам!"
Ирле-хатынлы опера җырчылары, дөньякүләм танылган татарлар Эльза һәм Артур Исламовлар инстаграмда икесе берьюлы бер үк төрле фото куйганнар.

Фотода җырчылар классикадан үзгә стильдә - джинс костюмнардан. Хәер, Артурның данлыклы "Алканат" рок-төркеме солисты да булуын искә төшерсәк, моңа аптырыйсы юк.

Артур белән Эльза кочаклашып фотога төшкәннәр. 

"Ун ел бергә, кичә генә танышкан сыман. Музыка көллиятендә беренче тапкыр аны күргәч ук гашыйк булганмындыр инде. Аралашу әле юк иде. Әмма һәр тапкыр аны күргән саен, чибәр йөзе, зифа буе ниндидер сөенү, дулкынландыргыч хисләр уята иде миндә. Соңрак консерватория, тәуге тапкыр танышу, аңа карап соклану, юаш кына суз алышу, соклану, кабатланмас матур тавышын ишетү, соклану, көн саен аны сагынып көтеп алу, соклану... ярату. Шуннан бирле без бер тормышта, бер иҗатта, бер сулышта яшибез... Ун ел бергә, ә мин һаман аңа карап сокланам!" - дип язган Артур.


Эльза да үз инстаграмына шул ук фотоны урнаштырган. 

"Күпләр миннән сорый: сез ике җырчы, ике шәхес! Ничек бергә тора аласыз? Ә мин гел җавап бирэм - бер сулышта!!!
Куз алдыма да китерә алмыйм әгәр дә минем ирем башка профессиядә булса. Без һәрвакытта да бер-беребезгэ терәк булып торабыз, сәхнәдә дә, тормышта да һәмм ярты сүздүн бер-беребезне аңлыйбыз. 
10 ел буе талашуның нәрсә икәнен дә белмәү - бу чын казаныш!
Кадерле дусларым, бер-берегезгә күбрәк җылы сүзләр әйтергә тырышыгыз, уйланмаган гамәлләр кылмагыз...
Якыннарыгыз, туганнарыгыз гел сезнең белән булсыннар! Менә хәзер ук әйтегез: МИН ЯРАТАМ СИНЕ!!!" - дип язган Эльза.