Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«АИГЕЛ» төркеме Glamour журналы премиясенә номинацияләнгән

Әлеге премиягә журналистлар, стритстайл йолдызлары, бьюти-авторитетлар, социаль активистлар, музыкантлар, тиктокерлар дәгъва кыла.

news_top_970_100
«АИГЕЛ» төркеме Glamour журналы премиясенә номинацияләнгән
Салават Камалетдинов

«АИГЕЛ» төркеме Glamour журналы премиясенә #GLAM_PROMUSIC категориясендә номинацияләнгән. Бу хакта «Иптәшләр.Татарлар» телеграм каналы яза.

«АИГЕЛ» төркеме (Айгөл Гайсин һәм Илья Барамия) иҗатының иң мөһим хайлайтлары дип, татар телендәге альбом, «Кичке Ургант» тапшыруы һәм «Топи» сериалына OST-альбом билгеләнгән.

Татар төркеме өчен тавышны биредә калдырырга мөмкин. Аның нәтиҗәләре 15 майда билгеле булачак.

Glamourның әлеге премиясе быел дүртенче тапкыр тапшырыла. Аның кысаларында социаль челтәрләрдәге иң яхшы аккаунтлар рейтингы төзелә. Номинантлар арасында үзләренең сәхифәләрен эчтәлекле итеп алып баручы журналистлар, стритстайл йолдызлары, бьюти-авторитетлар, социаль активистлар, музыкантлар, тиктокерлар бар.

«АИГЕЛ» дуэты «Пыяла» исемле яңа альбомын тәкъдим итте.

«АИГЕЛ»нең яңа альбомын тәкъдим иткәндә, Иван Ургант татарча сөйләшкән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100