Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Винера Ганиева Салаватның әтәче турында: «Бәреп үтерәсем килде, барып чыкмады»

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Винера Ганиева #айдадомой онлайн концертының туры эфиры вакытында Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновны бик хөрмәт итүен һәм дачада кайчандыр күршеләр булып яшәүләрен сөйләде.

news_top_970_100
Винера Ганиева Салаватның әтәче турында: «Бәреп үтерәсем килде, барып чыкмады»
"Татар-информ" архивы

Барлык шәкертләрем — шатлыгым, горурлыгым. Барысы да гаилә дуслары, аларның балалары туса — безнең оныкларыбыз дип кабул итәм. Артистларга килгәндә, әлбәттә, мин Салаватны хөрмәт итәм. Дачаларыбыз янда гына иде, күршеләр булдык. Салават белән Ләйсән һәр яз саен йомырка сала торган кырык тавык һәм бер әтәч сатып ала иде. Аларга ничек авырга туры килгәнен күз алдына китерәсезме?

«Ни өчен ул тавыклар янына әтәчне дә сатып аласың?» — дип сорый идем. «Әтәч миңа кирәк», — дип җаваплый иде Салават. Дөресен әйткәндә, Салаватның әтәче мине шулкадәр туйдырды! Көн саен иртәнге өчтә уята иде. Бервакыт хәтта бәреп үтерәсем дә килде, ләкин барып чыкмады. Шуннан соң күченергә булдык! — дип уены-чыны белән сөйләде җырчы. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100