Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова төркемендәге егетләргә «Катюша»ны җырлаткан

Җырчы төркемендәге ир-атларны Ватанны саклаучылар көне белән котлау видеосы куйды.

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинова төркемендәге егетләргә «Катюша»ны җырлаткан
Рамил Гали

Җырчы Илсөя Бәдретдинова төркемендәге егетләрне үзенчәлекле итеп Ватанны саклаучылар көне белән котлаган. Видеода егетләр армиядәге кебек тезелеп баса һәм солдатларча атлап, «Катюша» җырын башкара.

«Барлык егетләрне дә котлыйбыз! Һәрберегезгә без шампунь биргән кебек булып китсен! Күпме генә арыслан булсагыз да, янәшәгездә сезне песи баласыдай назларлык яраткан хатын-кызларыгыз булсын! Бүген сезнең бәйрәм! Рәхәт үтсен көнегез… Барлык хыялларыгыз чынга ашсын! Иң мөһиме - хатыннарыгыз белмәсен», — дип шаян котлау урнаштырган ул видео янына.

«Ут команда! Командиры шәп булганга күрәсең! Ил гизәрлек ир-егетләр белән эшләве дә бик җайлыдыр! Бигрәк күңелле үтә бәйрәмнәрегез, молодцы!»;

«Сезнең команда тормышы артыннан күзәтүе дә бер кызык. Илсөя, каян табып бетердегез мондый берсеннән-берсе шәп егетләрне? Молодцы сез!»;

«Бигрәк матур котладыгыз, Илсөя» кебек мактау сүзләре язып калдырган тугры тамашачылар.





Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100