Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Билетларың бик кыйбат!» - Алия Карачуринага дәгъва белдерәләр

Яшь җырчы Алия Карачурина инстаграм сәхифәсендә сорау – җавап рубрикасы оештырган. Инстачылар үзләрен кызыксындырган сорауларына җавап тапканнар.

news_top_970_100
«Билетларың бик кыйбат!» - Алия Карачуринага дәгъва белдерәләр
Салават Камалетдинов

Җырчы Инстаграм сәхифәсендә инстачыларны борчыган сорауларга җавап бирде. Җырчының концертына билетлар кыйбат булуы ачыкланды. Инстачылар дәгъва белдергәннәр:

«Ни өчен билетлар шулай кыйбат? Беренче генә концертың, арзанрак булса да ярый иде. Барыбер залны тутыра алмассың», — дип язганнар җырчыга.

«Кыйбат? Сез чынлапмы? Без бит концертны шәһәрдә куябыз. Филармония концертлар залында билетларның бәяләре шулай була. Сезне билет бәясенең ни өчен шулай кыйбат булуы кызыксындырса, мин шәхсән сезгә моның сәбәпләрен аңлатып язып җибәрә алам. Әлбәттә, район үзәгендә үтәчәк концертыма билетлар арзанрак. Күпме тамашачым килсә дә, мин бик шат булырмын, чөнки бу - тәүге концертым», — дип җавап биргән Алия.

«Сиңа күбрәк китаплар укырга кирәк! Сорауларга дөрес җавап бирмисең, фикереңне дә аңлата алмыйсың!» — дип киңәшләр дә биргәннәр Алиягә.

«Алия, сез һәрвакыт фотосессияләр оештырасыз, бу сезгә нигә кирәк?» — дип кызыксынган берсе.

«Беренчедән, мин фотога төшәргә яратам. Икенчедән, бу фотолар истәлек өчен. Өченчедән, Инстаграм сәхифәмне матур итеп алып барыр өчен», — дип җавап кайтарган җырчы.

Сорауларның күбесе Ришат Төхвәтуллин турында:

«Ришат белән туегызны җәй көне көткән идек!»;

«Сез нигә Ришат белән бергә түгел? Бер-берегезгә туры килеп торасыз!»

«Тормышта шулай була инде», — дип җавап биргән Алия.

Бер инстачы Ришат белән Алияне никахлаштырып та куйган: «Ришат белән Алиянен законлы никахлары булды инде. Яшьләр бәхетле булсыннар!» — дигән ул.

Тик Алия: «Никах булмады», - дип язып, бөтен шик-шөбһәләрне таратты.

«Ярый, рәхәтләнеп йөреп кал, кияүгә чыгарга өлгерерсең», — дип юатканнар Алия Карачуринаны.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100