Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

43 пар оекбаш, 10 кг мандарин һәм бишбармак: артистлар 23 февральгә нинди бүләк бирә?

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне. Әлеге бәйрәмдә көчле затларыбызга тиешле игътибар күрсәтеләме? «Интертат» артистлар фикерен барлады.

news_top_970_100
43 пар оекбаш, 10 кг мандарин һәм бишбармак: артистлар 23 февральгә нинди бүләк бирә?
"Татар-информ" архивы
  • Нарва һәм Псков янында алман басып алучыларын җиңү хөрмәтенә 1918 елның 23 февралендә Кызыл Армия көне бәйрәмен билгеләп үтү турында декрет чыгарыла.
  • 1922 елдан 23 февраль РСФСРда Кызыл Армия һәм Флоты көне буларак билгеләнә башлый.
  • 1946-1993 елларда ул Совет Армиясе һәм Хәрби-диңгез флоты көне буларак бәйрәм ителә.
  • СССР таркалганнан соң әлеге бәйрәм Ватанны саклаучылар көне буларак үзгәртелә.

Җырчы Марат Галимовны тормыш иптәше Линара Батталова гаҗәпләндерергә ярата. «Оригиналь бүләкләр ясарга яратам. Марат мандариннар ярата. Бер утыруда 1 кг ашап бетерә ала. Бер елны 23 февральгә 10 кг мандарин бүләк иттем. Ул капчык минем кадәр зурлыкта иде. Эченә затлы каеш та салган идем әле. Быел үзенчәлекле бүләк әзерләргә вакытым җитмәде, кием генә бүләк итәм», — дип уртаклашты Линара.

Алып баручы Илназ Миңнехановны да тормыш иптәше сөендергән. «Һәр бәйрәмгә оригиналь бүләк әзерләргә тырышам. Быел 43 пар оекбаштан бәйләм ясадым, эчемлекләрдән торган танк бүләк иттем, торт пешердем», — дип сөйләде Илназның тормыш иптәше Лиана Миңнеханова.

«23 февраль көнне һәр елны кызым тәмле торт пешерә. Әтиебез баллыны бик ярата, аның өчен тәмле чәй, җылы өй һәм яраткан гаиләсе янәшәдә булу — зур бәйрәм! Әлбәттә, Закир яраткан бишбармак белән манты да булачак бәйрәм табынында», — дип сөйләде җырчы Закир Шаһбанның тормыш иптәше, шагыйрә Гөлүсә Шаһбан.

Яшь җырчы Регина Тимербулатова да хатирәләре белән уртаклашты: «Мәктәптә укыганда сыйныфташ егетләребезгә оригиналь котлаулар әзерли идек. Аларга пародия ясап видеолар, фильмнар төшерә идек, бүләкләр тапшыра идек. Хәзер кызыклы видеолар төшереп йөрмәсәк тә, әтиемә, дәү әтиләремә шалтыратам, аларны бәйрәм белән котлыйм».

«Минем ирем армия сафларында хезмәт итмәде, шуңа минем аны котлаганым юк. Хезмәт иткән булса, барбершопка сертификат алып бирер идем. Мөселман сакал үстерергә тиеш булса да, яратмыйм шуның сакалын», — дип уртаклашты өч кыз әнисе, блогер Лилия Галиәхмәтова.

«Безнең гаиләдә бүләкләр бирешү гадәте юк. Тик быел бирәсе булыр инде, чөнки Кәрим улым балалар бакчасыннан кайтып: «Әни, 23 февраль егетләр көне икән, мин бүләк көтәм», — дип әйтте. Традицияләргә үзгәреш кертәсе булыр, мөгаен», — дип елмайды Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Лилия Биктимерова.

Җырчы Лилия Гыйматдинова да көчле затларны игътибарсыз калдырмый: «Тормыш иптәшемне һәм улларымны ресторанга чакырып бәйрәм иткәнебез бар. Бәйрәм тематикасына туры китереп, кызыклы оекбашлар бүләк иткәнем булды. Үзем пешергән торт белән котлаган чаклар да бар. Быел егетләремә бик кирәкле бүләк — термобелье алдым».

«Гадәттә, хатын-кызлар 23 февральгә әйбәт бүләкләр ясамый инде, ирләр генә матур бүләкләр бирергә оста. Хатыным Гөлнара узган ел миңа һәм улларыбызга затлы, исемнәребез язылган халатлар бүләк итте. Әле дә яратып киям. Шуннан да кадерлерәк бүләк ясаганнары юк әле», — дип сөйләде композитор Айдар Тимербаев.

Җырчы Гөлназ Гафурова да әлеге бәйрәмне ничек билгеләп үтүләре хакында сөйләде: «Бу көнне Ватанны саклаучы ирләрне генә түгел, ә сугышта катнашкан, тыл хезмәтчәннәре — хатын-кызларны да искә алабыз. Тормыш иптәшем Вәли белән балаларыбызга геройларыбыз хакында сөйлибез. Киләчәгебез дә шундый якты, тыныч, матур булсын дип телибез. Ул көнне без мәш киләбез, бер-бер артлы туган көннәребезне дә бәйрәм итәбез. Гаиләбез, туганнарыбыз белән җыелышып тәмле ризыклар пешереп, рәхәтләнеп ял итәбез».

Җырчы Лилия Хәйруллинаның әлеге бәйрәм турында фикере: «Шәхси тормышым турында сөйләмим. Гадәттә, үземнең дус егетләремне котлыйм. Мәсәлән, быел дустыма сырниклар пешерергә вәгъдә иттем. Үз кулың белән ясалган бүләк — иң яхшысы дип уйлыйм».

«Улым Идел әле армия сафларында булмаган, шуңа бу аның бәйрәме түгел. Үзенең армиягә барасы килмәсә дә, мин аның анда барып кайтуын телим, чөнки армия ир-егетләрне ныгыта, көчле итә, икенче төрлегә әйләндерә. Ирем өчен иң мөһиме - игътибар. Тәмле ризык, яхшы сүз булса, шул җитә. Бер елны әлеге бәйрәмне аквапаркта үткәргән идек», — дип уртаклашты Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Тимерҗанова.

Җырчы Илгәрәйне дә игътибарсыз калдырмаганнар. «Минем өчен энә дә бүләк, дөя дә бүләк. Очрашып йөргәндә бүләкләр бирешә идек. Өйләнешкәч, бу гадәт бетте. Узган елны кызларыбыз белән мунча халаты бүләк иткән булсак, быел машина документлары өчен набор бирдек. Олы кызыбыз мәктәптә бүләк өчен тартма ясаган, эченә үз акчасына алган авакадо сурәтләнгән оекбаш салды. Әле тагын квест та әзерләгән», — дип сөйләде җырчының тормыш иптәше Айгөл.

«Узган ел бу вакытта очрашып та йөрми идек әле, шуңа күрә быел Алмазны беренче генә котлавым. 14 февральгә Алмаз үзе мине бик оригиналь итеп котлады. Өч рамкага бергә төшкән фотоларыбызны урнаштырып, ялдан алып кайткан ташларны ябыштырып бизәгән иде», — дип сөенече белән уртаклашты җырчы Зөлфирә Шәйдуллина.

«Төчеләнеп утырасым килми, дөресен әйтәм, оригинальлек — минеке түгел. Иремә кирәкле бүләк бирү ягында. Аяк киеме кирәк булса, шуны алам. Свитер кирәк икән, свитер бүләк итәм. Мин — практик кеше. Безнең гаиләдә оригиналь бүләкләр ясау остасы — Артем (актер). Ул үзе җыр язып, ишегалдына аппаратуралар урнаштырып, тәрәзә төбендә җырларга мөмкин. Спектакльдән соң сәхнәгә менеп бик матур тартма бүләк итә, аны ачып карыйсың, эчендә гап-гади угыч булырга мөмкин», — дип көлде актриса Резедә Сәләхова.

«Безнең өчен 23 февраль — гадәти бәйрәм. Тик икенче яктан ул безгә бик кадерле. Чөнки без тормыш иптәшем белән шул көнне таныштык. Ирем өчен иң оригиналь бүләк - мин үземдер инде. Гадәттә, ир-атка иң кирәкле әйбер шампунь белән оекбаш инде», — дип сөйләде җырчы Диләрә Илалетдинова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100