news_header_bot
Язманы тыңлагыз

27 яшьлек хатын берьюлы дүрт игезәк малай тапкан

Волгоград өлкәсендә соңгы егерме елда беренче тапкыр дүрт игезәк туган.

news_top
27 яшьлек хатын берьюлы дүрт игезәк малай тапкан
Илнар Төхбәтов

15 гыйнварда Волгоград шәһәрендә 27 яшьлек Виктория «квадроәни» — ул берьюлы дүрт игезәк бала тапкан. Нарасыйлар әлегә реанимациядә ята икән. Бу турыда Волгоград хәбәрләре яза.

Волгоград өлкәсендә соңгы егерме елда бу беренче очрак. Сабыйлар утызынчы атнада дөньяга килгән.

Викториянең өченче тапкыр бала табуы икән. Аның ике кызы бар инде.

Яшь әни социаль челтәрләрдә блог яза, ул үзенең уллары турында сөйли. «Кирилл беренче булып туды. Ул үзе сулый һәм яхшы ашый. Богдан — икенче туды, ул авыр хәлдә, ләкин хәле күпкә яхшырды инде. Роман — өченче, аны үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратыннан алдылар инде, ул үзе суларга тырыша. Дима — дүртенче, табиблар аны сулыш алдыру аппаратына тоташтырды, күзәтеп торалар», — ди әни кеше.

Хәзерге вакытта балалар авырлык җыя, диелә бу хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар