news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әнвәр Нургалиев әнисенең «аяклары йөрми, хәле дә начар»

Җырчы газиз әнисенең хәлен белергә дип хастаханәгә килгән.

news_top
Әнвәр Нургалиев әнисенең «аяклары йөрми, хәле дә начар»
Салават Камалетдинов

«Картайма әле, Әнкәй, картайма әле, безнең әле гөрләп яшисе… Мәскәүдән кайту белән Әнием янына хастаханәгә чаптым, аяклары йөрми, хәле дә начар. Мине күрү белән йөзләре ачылып китте. Сызланган килеш тә елмаерга тырыша. Хәзер үкенәм ешрак кайтмаганыма», — дип язган артист Инстаграм битендә.

Җырчы әнисенең «тагын мине төшерә карточкага», дип шаярырга тырышуын да язган.

«Үкенмәгез, кайтып торасыз бит. Әниегез исән-сау булып терелеп чыксын», — дип тынычландырырга тырышкан җырчыны бер дусты.

«Бөтен эшегезне ташлап әниегез янында торыгыз, әз генә булса да, аларга хәзер безнең игътибар гына кирәк. Тизрәк хәле җиңеләйсен, терелеп чыксын», — дип киңәш биргәннәр җырчыга.

Җырчының виртуаль дуслары Әнвәр Нургалиевның әнисенә тазалык-саулык теләгән.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар