news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Владимир Путин Яңа елга теләген әйтте

Россия Президенты Кызыл мәйданга хоккей уйнарга килде.

news_top
Владимир Путин Яңа елга теләген әйтте
Илнар Төхбәтов

Россия Президенты Владимир Путин үзенең Яңа ел теләген әйтте. Ул «бөтен кеше дә сәламәт булсын иде» дип тели. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Ил башлыгы дүшәмбе көнне кичке якта Кызыл мәйданда бозга шуарга чыкты. Ул Чиләбедә яшәүче Дима исемле малайның хыялын чынга ашырырга дип килгән. Дима Кремль стеналары янында хоккей уйнарга хыялланган булган. 

Хоккей тренировкасыннан соң китеп барганда нәни кыз Путинга сорау бирә. Аның Президентның Яңа ел теләген беләсе килә. Башта Путин «берни дә уйламадым әле», дигән, аннары бик тиз генә җавап таба. «Бөтен кеше дә сәламәт булсын», — дип җавап бирә, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар