Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уфа хастаханәсендә бер ир-атка «йөкле» дип диагноз куйганнар

Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы шул хакта аңлатма биргән.

news_top_970_100
Уфа хастаханәсендә бер ир-атка «йөкле» дип диагноз куйганнар
https://www.bashinform.ru

Салават исемле ир-ат Уфаның 21нче санлы хастаханәсендә дәвалана. Аның авыру тарихында «йөкле, гинеколог консультациясе таләп ителә» дигән язма барлыкка килгән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

«Моны ничек аңларга инде? Игътибарсызлыкмы, битарафлыкмы? Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгыннан игътибар итәргә сорыйм», — дип яза Салават социаль челтәрдәге сәхифәсенә.

«Башинформ» агентлыгы республика Сәламәтлек саклау министрлыгына аңлатма сорап мөрәҗәгать иткән. Әлеге очрактан соң 21нче санлы шәһәр хастаханәсендә тикшерү уздырганнар.

«Пациентның документларын рәсмиләштергәндә техник хата килеп чыккан. Моңа катнашы булган кешеләр ачыкланды, киләчәктә андый хәл булмасын өчен эшлибез. Пациент белән аралаштык, аның сорауларына аңлатма бирдек. Бу биттә җитәкченең имзасы булмавына игътибар итүегезне сорыйбыз. Димәк, пациент бүлек мөдире тикшермәгән авыру тарихы фотосын куйган», — дип аңлатканнар ведомствода.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100