Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шагыйрә Лилия Сәләхетдинова кияүгә чыкты

Лилияне котларга Казан мэры Илсур Метшин килгән.

news_top_970_100
Шагыйрә Лилия Сәләхетдинова кияүгә чыкты
Шагыйрә, "Ярдәм" мәчетендә оештырылган проектларның кураторы, "Ярдәм" дәвалау-укыту реабилитация үзәге җитәкчесенең тәрбия буенча урынбасары Лилия Сәләхетдинова кичә кияүгә чыкты. Бу турыда мәчетнең имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр итте.

"Ярдәм" мәчетендә Лилия белән Ришатның никахы булды. Аларны котларга шәһәр мэры Илсур Метшин килде, диелгән әлеге хәбәрдә.

"Лилия белән Ришатка бәхетле тормыш телибез", - дип язган Илдар хәзрәт Баязитов. Без дә матур теләкләргә кушылабыз.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100