Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Инстачылар: «Хәмдүнә апа исән булса, бөтенегезне куып чыгарыр иде»

Хәмдүнә Тимергалиеваның җидесен уздырганнар. Ашка җырчының иҗатташ дуслары җыелган. 

news_top_970_100
Инстачылар: «Хәмдүнә апа исән булса, бөтенегезне куып чыгарыр иде»
Салават Камалетдинов

Бүген мәрхүмә җырчы Хәмдүнә Тимергалиеваның җидесен уздырганнар. Бу турыда инстаграм битендә Җәвит Шакиров хәбәр иткән. 

«Хәмдүнә апаның безнең арабыздан киткәненә җиде көн. Аның рухына кылган догаларыбыз кабул булсын», — дип язган ул. 

Видеода Ришат Төхвәтуллин, Элвин Грей, Ришат Фазлыйәхмәтов, Раяз Фасыйхов, Рифат Зарипов кебек популяр җырчылар күренеп китә. Инстачылар мәҗлескә җыелучыларның телефонны кулларыннан төшермәүләренә һәм башларына түбәтәй кимичә ашка килүләренә игътибар иткәннәр.

«Коръән ашына түбәтәй кияләр»;

«Ул телефонны Коръән ашында куеп торсалар әйбәт булыр иде. Ничектер догага хөрмәт күрсәтмәү бу. Бөтенләй килмәскә иде»; 

«Ашта телефон тотып утырмыйлар инде. Үзләре зыялы кешеләр»;

«Сторис кирәк аларга. Оят»;

«Нәрсәгә монда куярга иде моны? Ашны болай үткәрәләрмени? Телефон белән ашта кем утыра инде. Килешми»;

«Телефон тотып утырганчы, тәсбих тартсыннар иде», — дип күпсанлы комментарийлар калдырган алар. 

Бер инстачы: «Хәмдүнә апа үзе исән булса, бөтенегезне куып чыгарыр иде», — дип тә язган.  

Тәнкыйтьләгән комментарийлар ошамаган, ахры. Җәвит Шакиров берничә сәгатьтән әлеге видеоны алып атты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100