Җырчы Миләүшә Сафина кияүгә чыга!

Җырчы Миләүшә Сафина кияүгә чыга!
Җырчы, популяр җырлар авторы Миләүшә Сафина инстаграмында шатлыгы белән уртаклашкан. 

"Мин кәләш!" дип язган ул постында.

"Бәхет тынлыкны ярата, ләкин бу бәхетем белән бүлешми мөмкин түгел", - дип язган Миләүшә.

Иренең кем булуын да, исемен дә язмаган.

Миләүшә Сафина тормышында күпне күргән, нык ихтыярлы хатын-кыз. Берүзе авыру кызы Мәрьямне үстерде. Аңа чиксез бәхетләр телибез.