Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават Фәтхетдинов гаиләсендә сөенеч

Җырчыны улы чираттагы җиңүе белән куандырган.

news_top_970_100
Салават Фәтхетдинов гаиләсендә сөенеч
Солтан Исхаков

Бүген Салават Фәтхетдинов гаиләсендә чираттагы бәйрәм. Җырчының улы Рөстәм боҗралы автоузышлар буенча Россия чемпионатының 5 нче этабында җиңү яулаган. Узышлар Мәскәү шәһәрендә үткән. Рөстәмне бүләкләү тантанасының видеолары белән Салават Фәтхетдинов инстаграмда бүлешә. «Матур, ышанычлы җиңү», — дип язган ул.

Җырчыны сәхнәдәшләре һәм виртуаль тамашачысы котлаган.

«Рөстәм булдыра, уңышлар», «Алга, Татарстан! Артка караш юк. Рөстәм Нургалиевичтан үрнәк алган, бәлки булачак президентыбыздыр әле», «Әти-әнисенең горурланырлык улы» — дигәннәр.

Шунысын әйтергә кирәк, Рөстәм 2017 елдан бирле Чечняның «Әхмәт» командасы составында чыгыш ясый. Комментарий язучылар арасында Рөстәмнең чит команда өчен узышуын өнәмәүчеләр табылган.

«Монда Татарстан сүзен нигә кыстырырга иде? Җиңүне Чечня командасы яулаган», — дип язганнар.

«Шул команда составында безнең татар егете җиңде бит. Нигә андый комментарийлар язасыз», — дип Рөстәмне яклап язган 128tatarin аккаунтынннан бер инстачы.

Күптән түгел Рөстәм үзе «Грозный-информ» мәгълүмат агентлыгына интервью биргән булган. «Әхмәт» командасы — минем өчен кардәш, чөнки без барыбыз да мөселманнар. Безнең динебез һәм тормышка карашыбыз бер. Без алар белән рухи яктан бик якын. Шулай ук безне уртак максат — җиңү максаты берләштерә. Мин әлеге команданы Россия аренасында лаеклы рәвештә күрсәтергә телим», — дип сөйләгән ул.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100