Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Түбән Новгородта ЗАГСка ковидтан прививка сертификаты алып килергә кирәк

Тантанага килүче кешеләрнең барысына да битлек кию һәм түбәндәге документларның оригиналын алып килү таләп ителә.

news_top_970_100
Түбән Новгородта ЗАГСка ковидтан прививка сертификаты алып килергә кирәк
https://pixabay.com

Түбән Новгород ЗАГСларында никахны рәсми теркәү тантаналары Түбән Новгород губернаторының 2020 елның 13 мартындагы «Югары әзерлек режимы кертү турында» карары нигезендә оештырыла. Шул сәбәпле никахны тантаналы рәвештә уздыру өчен таләпләрне Түбән Новгород ЗАГСы баш идарәсе сайтында игълан иттеләр.

Тантанага килүче кешеләрнең барысына да битлек кию һәм түбәндәге документларның оригиналы (Дәүләт хезмәтләре порталыннан qr-коды) кирәк:

— COVID-19 авыруыннан профилактика прививкасы сертификаты;

— COVID-19 авыруына лабораториядә ПЦР ысулы белән тикшерү анализының тискәре нәтиҗәсе (срогы 3 көннән дә артык түгел);

— балигъ булмаган балалар өчен SARS-CoV-2 вирусына антигеннарга экспересс-тест нәтиҗәләр (срогы өч көннән артык түгел);

Шулай ук «чараларда катнашучының универсаль документы» да таләп ителә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100