Җырчы Айсылу Габдинованың никахы булды

Талантлы һәм популяр җырчы Айсылу Габдинованың тормышында мөһим вакыйга! Бүген җырчының никахы. 
Сөенече белән бүлешеп, Айсылу Инстаграм челтәрендә фотолар белән уртаклаша. "Безнең бәхетле көнебез", - дип язган ул.

Айсылуның булачак ире Динислам исемле.

Яшьләрне бәхетле көннәре белән котлыйбыз. Саф мәхәббәт, тигез тормыш теләп калабыз!