Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ураза тотмаучы ифтарга килә аламы?» — Әдилә Сәфәрова четерекле мәсьәлә күтәргән

Аның соравына "Ярдәм" мәчете имамы Рафис хәзрәт Сәйфуллин җавап бирә.

news_top_970_100
«Ураза тотмаучы ифтарга килә аламы?» — Әдилә Сәфәрова четерекле мәсьәлә күтәргән
Рамил Гали

Алып баручы, журналист Әдилә Сәфәрова үзенең инстаграм сәхифәсендә четерекле мәсьәлә күтәргән.

«Рамазан ае бара, авыз ачу ашлары үтә (ифтар диләр). Кешеләрне кунакка чакыралар. Бар шундый категория кешеләр, ураза тота алмыйлар.

Аларга өлкән яшькә җитеп, физик халәтләре аркасында, авырулары булып тота алмаучылар, көмәнле һәм бәби ашатучы ханымнар керә.

Менә ул кешеләр авыз ачу ашына барырга тиешме?» — дигән ул. Әдилә бу соравын "Ярдәм" мәчете имамы Рафис хәзрәткә биргән.

«Якыннар, туганнар белән күрешү үзе үк саваплы гамәл. Чакыруга „ярар киләбез“ дип җавап бирү сезне әдәпле кеше итеп күрсәтәчәк. Сезне чакырган кешегә дә сез кунакка килсәгез, ничек күңелле булачак. Шуңа күрә ураза тотмыйча да ифтар ашына барырга мөмкин, әгәр дә сез „туганнар, кардәшләр“ белән күрешәм дигән ниятне куясыз икән», — дип җавап биргән Рафис хәзрәт.

«Чынлап та, дуслар. Коръән ашларын елга бер генә, Рамазан аенда үткәрүчеләр бар. Мин ураза тотмыйм дип өйдә калмагыз, йөрегез. Вәгазь, Коръән тыңлау, „бисмилла“ дип пешергән ашларны авыз итеп кайту үзе үк җанга рәхәт бирә торган саваплы гамәлләр. Иман белем аша ныгый, үсә. Шул сез барган ифтар мәҗлесләре дингә килүгә, намазга басырга бер этәргеч булып та куярга мөмкин», — дип язган Әдилә Сәфәрова.

Инстачылар да Әдилә белән килешә. «Әлбәттә барырга кирәк. Кеше хөрмәтләп чакырган бит. Авылда, мәсәлән, күбрәк картлар яши. Алар ураза тота алмый. Алар да килмәгәч, кем килсен ул ашка? Бер начар гамәл дә күрмим, барсыннар, йөрсеннәр», — дип язган бер ханым.

«Барырга кирәк чакырган җиргә, кеше бит әзерләнә. Уразадамы син, юкмы, кешене хөрмәт итеп барырга кирәк. Мулланың вәгазьләрен тыңлап, җанга рухи азык алып кайтасың бит андый җирләрдән. Туганнар белән очрашасың, рәхәтләнеп аралашасың. Әле бит татарларның кызык кына әйтеме дә бар. „Чакырып кунагың килмәсә, чирләп хатының үлмәсә“, - дигән. Бәлки монда туры да килмидер, кызык булып китте», — дигән икенчесе.

«Мин уразада түгел, бармыйм дип өйдә калучылар бар ул, андыйларны „намусы бар“ дип мактап сөйлиләр аннары», — дигән Әдилә Сәфәрова ул инстачыга.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100