Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Инстачы Илсөя Бәдретдиновага: «Гаилә учагын, мәхәббәтне һәм иреңне саклый алмадың»

Җырчы бу сүзләрне язучыга мисал китереп, җавап язган.

news_top_970_100
Инстачы Илсөя Бәдретдиновага: «Гаилә учагын, мәхәббәтне һәм иреңне саклый алмадың»
«Татар-информ» архивы

«Агачларны күп утырттым мин. Малай үстердем. Өй салдым! Тәмле төшләр сиңа — мужик!» — дип язган Илсөя Бәдретдинова инстаграм челтәрендә.

Инстачыларның кайберләре бу сүзләрдән көлсә, икенчеләре алкышлаган.

«Әйе, сез молодец. Агач утырткансыз, малай тапкансыз һәм тәрбиялисез, йорт салгансыз, ирегез ярдәме белән карьера ясадыгыз. Әмма гаилә учагын, мәхәббәтне һәм ирегезне саклый алмадыгыз. Бу сезне гаепләү түгел, кызганычка, шулай да була», — дип язган берәү.

Җырчы бу кыю комментарийны җавапсыз калдырмаган.

«Сез хәзер куркыныч әйбер язасыз. Аллам сакласын диегез дә, бүтән алай язмагыз! Күптән түгел миңа бер хатын яза: «Иреңне сакларга идең. Гаиләне хатын тотып торырга тиеш! Менә минем кебек яратып кына, бәлешләр генә салып торырга идең. Өч балам, менә дигән гаиләм. Шулар өчен яшим! Бер айдан идеаль гаиләдән ире өч баласын, башкаларга акыл өйрәтеп ята торган яхшы хатынын ташлап чыгып китте», — дип мисал китергән ул.

Комментарий авторы тынычлана алмаган. «Без ирем белән 36 ел яшибез. Мин ул кемдер янына чыгып китәр дип курыкмыйм. Ә аның авыруыннан һәм үлүеннән куркам», — дип тагын бер комментарий калдырган.

Бу акыл өйрәтүче инстачыны башкалар да тәрбияләргә тырышып караган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100