Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Динә Латыйповадан ир-егетләр колагына бер киңәш

Бу турыда ул үзе «Ирләр ачуланмассыннар инде», — дигән һәм инстаграмга түбәндәге эчтәлектәге шигырь элгән.

news_top_970_100
Динә Латыйповадан ир-егетләр колагына бер киңәш
https://www.instagram.com/dinalatipova/

«Ир-егетләр колагына!

Киңәш!

Без хатын-кыз,

Кашлы алка кебек,

Сакчыл караш кирәк безләргә.

Кашы яхшы торган алка гына

Матур бизәк өсти йөзләргә.

Хатын-кыз ул һаман назга мохтаҗ,

Аңа кирәк җылы бер караш.

Давыллардан көчле булса да ул,

Гади генә үзе асыл таш.

Саклагыз сез шушы таш бөртеген,

Кулыгыздан төшереп җуймагыз.

Таш ятса да аяк асларында,

Таш кына дип таптап узмагыз.

Бик кадерләп, саклап, назлап кына,

Алка итеп учта саклагыз!»

Әлбәттә инде, шигырь барлык хатын-кыз инстачыларның күңеленә хуш килгән. Искиткеч матур, мәгънәле, эчтәлекле юллар дип бәяләгәннәр алар.

«Сез, Динә ханым, бик төпле фикерле, сабыр холыклы, акыллы чын татар хатын-кызы. Бик яратып укыйм сезне»,

«Ай, дөрес сүзләр язгансыз, Динә. Хатын-кыз булмаса, дөньяның яме булмас иде. Сез шул асылташларның берсе»,

«Карагыз әле, Динә, сезне Рафаэль әфәнде шул шигырь юлларындагыча кадерләп кенә яши ахрысы. Әле дә кызлар кебек янып торасыз, күз тимәсен!»

«Бигрәк яхшы киңәш бирәсез сез», — дип язганнар Динә ханымның инстадуслары.

«Мин бу шигырьне ятлыйм әле, Динә апа», — дип вәгъдә иткән, хәтта, җырчы Нурзадә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100